Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең барысы да күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен счет-фактура ала. Счет-фактураны шартлы рәвештә ике өлешкә бүлеп була: беренче өлештә коммуналь хезмәтләр өчен түләү, икенче өлештә торак хезмәтләре өчен түләү. Торак хезмәтләре коммуналь хезмәтләрдән нәрсәсе белән аерыла соң?
Коммуналь хезмәтләр - кулланучыларга коммуналь ресурслар бирү. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү салкын су, кайнар су, электр энергиясе, җылылык энергиясе, газ өчен түләүне, агып төшүче суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм мичтә җылыту булганда каты ягулык өчен түләүне үз эченә ала.
Торак хезмәтләренә өлешле милек хокукы буенча күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми мөлкәтен карап тоту, идарә итү һәм ремонтлау хезмәтләре керә.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме кулланылган коммуналь хезмәтләр күләменнән һәм коммуналь хезмәтләргә тарифлардан чыгып исәпләнә. Кулланылган коммуналь хезмәтләр күләме индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча, ә алар булмаганда коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларыннан чыгып билгеләнә. Нормативлар Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан раслана.
Республикада коммуналь хезмәтләргә тарифлар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә.
Торак хезмәтләренә тарифлар дәүләт тарафыннан җайга салынмый һәм билгеләнә:
- милекчеләр өлешендә - торакчыларның гомуми җыелышы карары белән;
- җирле үзидарә органнары тарафыннан - идарә итү ысулын билгеләмәгән яллаучылар һәм милекчеләр өлешендә.
Капиталь ремонтка кертем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән раслана. Торак хезмәтләре өчен түләү фатир мәйданыннан (квадрат метрдан) чыгып исәпләнә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме даими түгел. Аңа коммуналь ресурслардан файдалану күләме, яшәүче кешеләр саны, бинаның мәйданы, төзекләндерү дәрәҗәсе, хезмәт күрсәтүгә тарифлар һ.б. йогынты ясый. Һәр фактор теге яки бу дәрәҗәдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен счет-фактурадагы йомгаклау суммасына йогынты ясый.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында коммуналь хезмәт күрсәтүләргә (электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү) тариф кую мәсьәләләре буенча «Гражданнардан мөрәҗәгать итү линиясе» эшли, тел. (843) 236-36-36.
Гражданнар үз мөрәҗәгатен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына шулай ук рәсми сайттагы «Интернет-кабул итү бүлмәсе» аша да җибәрә алалар: https://kt.tatarstan.ru/ipriemnaya.htm/message-form.htm.