Бүген ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында рәис Александр Груничев «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы кысаларында капитан Егор Горячев белән очрашты.
Очрашу барышында остаз ролендә чыгыш ясаучы Александр Груничев һәм программада катнашучы яңадан һөнәри әзерлек һәм стажировканың җентекле планы турында фикер алыштылар. Дәүләт комитеты бурычларын хәл итү һәм тулаем республиканы үстерү өчен Егор Горячев тәҗрибәсе бәяләнә ала торган төп юнәлешләр билгеләнде.
II дәрәҗә кылычлы «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, Суворов медале, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре югары Баш командующиеның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Ватанны саклаучы үзенең һөнәри тәҗрибәсен, шулай ук Татарстанның дәүләт идарәсе системасында киләчәктә карьера юлын күрүе белән уртаклашты.
Яклар якын арада гамәлгә ашырырга ниятләгән уртак проектларны билгеләделәр.
«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу – ул тупланган идарә тәҗрибәсен катлаулы шартларда күрсәткән һәм хәзер республикага гражданнар өлкәсендә хезмәт итәргә әзер булган кешеләргә тапшыру мөмкинлеге», - дип билгеләп үтте Александр Груничев.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» «Время героев» Бөтенроссия программасының төбәк аналогы булып тора. Аның төп максаты – МХО катнашучылары һәм ветераннары арасыннан идарәче кадрларның яңа буынын формалаштыру, аларга дәүләт секторында һәм башка һөнәри өлкәләрдә үз-үзләрен нәтиҗәле тормышка ашыру өчен комплекслы ярдәм күрсәтү . Программаның үзенчәлеге – һәр катнашучыга индивидуаль якын килү һәм республика ведомстволары җитәкчеләрен остазлар сыйфатында җәлеп итү.