Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Иртәгә, 26 нчы августта, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Спас муниципаль районында гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.
Район халкы тарифларны җайга салу, коммуналь түләүләр һәм ведомство эшенең башка аспектлары буенча профессиональ консультацияләр алачак.
Кабул итү Болгар шәһәрендә Пионер урамы, 19 йорт адресы буенча 10:30дан 11:30га кадәр узачак.
Кабул итүдә катнашу өчен алдан язылу тәкъдим ителә:
- Спас районы башкарма комитетында, телефон: 8(84347) 39-0-35;
- ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында (843) 221-82-51 телефоны буенча.