Россия һәм Кытай Казанда «РОСТКИ» форумында хезмәттәшлекне үстерәләр

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

2025 елның 18-19 августында «Казань Экспо» ХКҮ «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы уза, ул ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен төп мәйданчыкка әверелде.

«Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөһим, беренче чиратта сәүдә-икътисадый һәм инвестиция өлкәсендә. Казанда ел саен уздырыла торган «РОСТКИ» халыкара форумы бу өлкәдә нәтиҗәле мәйданчык булырга тиеш, - дип билгеләп үтте үзенең юлламасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Форум үз мәйданчыгына федераль һәм төбәк хакимият органнары делегатларын, ике илнең дә эре компанияләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен җыйды. Көн тәртибенә ун төп юнәлеш кысаларында 100 гә якын чара кертелгән, алар арасында халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад, сәнәгать, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре бар.

Дәүләт комитеты вәкилләре форумда «Дәүләт идарәсен һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» секциясендә катнаша. 

«Вакыт белән сыналган партнерлык: киләчәккә курс» пленар утырышында ике яклы хезмәттәшлекнең стратегик мәсьәләләре каралачак. Экспертлар законнарны, салым сәясәтен камилләштерүгә һәм илләр арасында транспорт-логистика инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирәләр.

10000 кв.м территориядә ике яклы хезмәттәшлекнең алдынгы казанышларын күрсәтүче Russia China Expo халыкара күргәзмәсе җәелдерелгән.

Форум программасына шулай ук «Скиф баскычы» бизнес-уены финалы, БРИКС һәм ШОС яшь лидерларының халыкара премиясен тапшыру тантанасы һәм илләр арасындагы элемтәләрне ныгыта торган күпсанлы мәдәни чаралар керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International