Дәүләт комитеты «Торак-коммуналь хуҗалык буенча ликбез» проекты кысаларында чираттагы укыту чарасын уздырды. Бу юлы семинар Тәтеш районы белгечләре өчен үткәрелде.
Чара практик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән иде:
- халык белән хезмәттәшлекне яхшырту;
- гражданнар мөрәҗәгатьләрен эшкәртү системасын камилләштерү.
Дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов катнашучыларга Дәүләт комитетының коммуналь хезмәтләргә тарифларны җайга салу буенча вәкаләтләре, шулай ук мөрәҗәгатьләрне гамәлдәге законнар нигезендә карау кагыйдәләре, аларны кабул итү һәм теркәү тәртибе турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар тарифларны исәпләү буенча сораулар бирә, торак фондына хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында фикер алыша, конкрет хәлләр буенча практикадан аңлатмалар ала алдылар.