«Хәтер бакчасы» еллык инициативасы Бөек Ватан сугышында корбан булган совет солдатлары санынча – 27 миллион агач утыртуга юнәлдерелгән. Бөтен ил буйлап үсентеләр утыртып, катнашучылар үз гомерләре бәрабәренә илне коткарган геройларга тирән рәхмәтләрен белдерәләр.
Патриотик символизмнан тыш, чара экологик хәлне яхшыртуга, урман ресурсларын торгызырга ярдәм итә һәм углекислый газ чыгаруны киметә. Татарстан ведомствосы вәкилләре Лаеш районы территориясендә яшь үсемлекләр утыртып, Ватан азатлыгы өчен сугышта катнашкан туганнарының исемнәре язылган истәлек такталары куеп, төбәкне яшелләндерүгә шәхсән үз өлешләрен керттеләр.
«Акциядә катнашу безнең коллективның күркәм традициясенә әверелде. Ул һәркемгә илебез тарихын һәм экологиясен саклауга шәхси өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Катнашучылар кулы белән утыртылган теләсә нинди агач ветераннарыбызга рәхмәт белдерүнең тере символына әверелә. Сез дә кушылыгыз!» – дип мөрәҗәгать итте ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Светлана Якупова.
Моннан тыш, Комитет хезмәткәрләре традицион «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә актив ярдәм күрсәттеләр.