Казанның җәмәгать транспортында йөрү өчен тарифлар билгеләнде

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт комитеты тарафыннан Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләнде. Гамәлдәге тарифларны яңадан карау федераль һәм төбәк законнары нигезендә гамәлгә ашырылды. Казан шәһәре Башкарма комитеты тәкъдиме буенча юл йөрү бәясе түбәндәге күләмнәрдә белдерелде:

- бер тапкыр бирелә торган юл йөрү билеты акчалата исәп-хисап өчен – 45 сум;

- акчасыз исәп-хисап өчен билет һәм 100 һәм аннан күбрәк йөрүгә билет – 43 сум.

Дәүләт комитеты тарафыннан тапшырылган ташучылар документларына экспертиза үткәрелде, маршрут челтәренең озынлыгы, пассажирлар әйләнеше, автопаркның хәрәкәтчән составы һәм башка техник күрсәткечләр игътибарга алынды.

Шәһәр маршрутларында барлыгы 986 берәмлек хәрәкәт составы, шул исәптән 693 автобус, 187 троллейбус һәм 106 трамвай  эшли. Автобус маршрутларының гомуми озынлыгы 1 мең чакрымнан аз гына артыграк, троллейбус һәм трамвай маршрутларының озынлыгы 250 чакрым тирәсе.

Казанда уңайлы һәм кулай маршрут челтәре булдыру, хәрәкәт итүче состав паркын яңарту буенча планлы эш алып барыла.

2025 елның 1 гыйнварыннан сәфәр бәясе 1 пассажир өчен 43 сум тәшкил итәчәк. 100 сәфәргә билет сатып алганда, 1 сәфәр 33 сумга төшәчәк.

Тарифлар артуга түбәндәге факторлар йогынты ясады:

1) хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру. Тарифларда исәпкә алынган хезмәт хакы тарифларны исәпләү буенча гамәлдәге методик күрсәтмәләр нигезендә куллану бәяләре индексына индексацияләнде. Тарифларда исәпкә алынган йөртүчеләрнең гомуми саны – 1986 кеше, кондукторларның гомуми саны – 1429 кеше (троллейбусларда кондукторсыз түләү системасы кертелгән);

2) куллану бәяләре индексының 5,8% ка үзгәрүе (Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы нигезендә);

3) электр энергиясенә  11,6%ка бәяләр үсеше (Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы нигезендә);

4) лизингка сатып алынган яңа автобуслар һәм троллейбуслар өчен эксплуатация чыгымнарын исәпкә алу;

5) ягулыкка, майлау материалларына бәяләрнең 8% ка кадәр артуы

6) хәрәкәт итүче составка техник хезмәт күрсәтүгә, ремонтлауга чыгымнар арту.

Тарифларны раслау турындагы карар барлык профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International