Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы тариф кампаниясен төгәлләде. Федераль законнар таләпләре нигезендә газга, электр энергиясенә, җылылык белән тәэмин итүгә, су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга тарифлар һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләргә тарифлар билгеләнде.
2025 елның беренче яртыеллыгында тарифлар үзгәрешсез калачак, гамәлдәгеләр дәрәҗәсендә үзгәреш 2025 елның 1 июленнән генә булачак.
Газ һәм электр энергиясенә тарифлар Татарстан Республикасының бөтен территориясендә бердәй дәрәҗәдә билгеләнде, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге тарифлар ике зона буенча аерыла.
Газ белән тәэмин итү
Халык өчен табигый газга ваклап сату бәясе берничә өлештән тора:
газга күпләп сату бәясе;
газ транспортировкасы хезмәтләренә тариф;
тәэмин итү-сату хезмәтләре өчен түләү.
Ахыргы тарифны тәшкил итүчеләрнең күләмен Монополиягә каршы федераль хезмәт билгели. Россия Федерациясе Хөкүмәте кабул иткән карарларны үтәү йөзеннән Дәүләт комитеты тарафыннан 2025 елның 1 июленнән халык өчен газга бәя 8,41 сум/куб.м. күләмендә расланды (ӨХС белән).
Электр энергиясе
Татарстан Республикасы Россиянең халык өчен электр энергиясенә тарифларны куллану күләменә карап дифференциацияләү кертелмәгән 9 төбәгенең берсе булып кала. 2025 елга тарифларны индексацияләү элеккеге форматта узды.
Исегезгә төшерәбез, халык өчен электр энергиясенә тарифлар Монополиягә каршы федераль хезмәт җиткергән тарифларның иң чик дәрәҗәләре (минималь һәм максималь) кысаларында билгеләнә.
Монополиягә каршы федераль хезмәт боерыгы нигезендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан күпчелек халык өчен, ягъни газ плитәләре куелган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен электр энергиясенә тарифлар 2025 елның 1 июленнән 5,73 сум/кВтч (ӨХС белән) күләмендә расланды, гамәлдәге тарифка карата 64 тиенгә артыграк.
Электр энергиясенә тарифларда арадаш субсидияләү суммасын киметү буенча федераль законнарның катгый таләпләре шартларында Татарстанда электр плитәләре булган шәһәр халкы һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен киметелгән тарифлар билгеләүне саклап калуга ирешелде. Тарифлар түбәнәйтүче коэффициентлар белән билгеләнде һәм 2025 елның 1 июленнән:
шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен тариф – 4,88 сум/кВтч (ӨХС белән), 78 тиенгә үсеш;
авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тариф – 4,19 сум/кВтч (ӨХС белән), 62 тиенгә үсеш.
Каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эш итү
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары хезмәтләренә тарифлар 2025 елның 1 июленнән түбәндәге күләмнәрдә расланды:
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ – 598,49 сум/куб.м. (ӨХС белән);
«Гринта» ҖЧҖ – 614,95 сум/куб.м. (ӨХС белән).
Гамәлдәге туплау нормативларын исәпкә алып, 2025 елның 1 июленнән ККК белән эш иткән өчен түләү, ӨХС исәпкә алып:
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ кулланучылары өчен:
- күпфатирлы йортта яшәүче бер кешегә – 117,70 сум;
- шәхси торак йортта яшәүче бер кешегә – 127,68 сум;
«Гринта» ҖЧҖ кулланучылары өчен:
- күпфатирлы йортта яшәүче бер кешегә – 120,94 сум;
- шәхси торак йортта яшәүче бер кешегә – 131,19 сум.
Тарифларның үзгәрүенә түбәндәге факторлар йогынты ясый:
1. Куллану бәяләре индексын исәпкә алып планлы индексация (105,8%);
2. Калдыклар өчен контейнерлар сатып алу чыгымнарын исәпкә алу.
3. ККК күмү һәм эшкәртү операторлары буенча тарифларны үзгәртү.
Регоператорларның тарифларын формалаштыруга тарифта шактый зур өлешне алып торучы транспорт өлеше йогынты ясады (якынча 60%-70%). Шул ук вакытта Көнчыгыш зонада («Гринта» ҖЧҖ) транспорт җилкәсе югарырак, шулай ук чүп-чар төяү станцияләре дә бар.
Су белән тәэмин итү һәм су үткәрү, җылылык белән тәэмин итү
Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәләрендәге хезмәтләргә тарифлар җайга салынучы һәр оешма өчен индивидуаль билгеләнде. Республикада җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен 78 оешма, салкын су белән тәэмин итү хезмәтләрен – 108 оешма, ташландык су чыгару буенча 82 оешма күрсәтә.
Тарифларны индексацияләү Дәүләт комитеты тарафыннан 2025 елга РФ Социаль-икътисадый үсеш фаразы параметрлары нигезендә башкарылды.
Тарифлар үзгәрүнең төп сәбәпләре:
1. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән газга бәяләр үсеше – 21,3% тан 23,5% ка кадәр һәм электр энергиясенә – 11,6% ка кадәр.
2. 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләмен аена 22440 сум дәрәҗәсендә билгели торган 29.10.2024 №365-ФЗ федераль закон нигезендә хезмәткә түләүнең минималь күләме үсеше, 2024 елга карата 16,7%ка үсә.
3. Коммуналь инфраструктура объектларын һәм челтәрләрен модернизацияләү буенча коммуналь инфраструктураның авариялелеген киметүгә һәм күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга коммуналь комплекс оешмаларының инвестиция өлешен исәпкә алу.
Барлык тариф карарлары Дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/, Ачык Татарстанда һәм ТКХ ДМС мәгълүмат системасында урнаштырылачак.
Дәүләт комитеты предприятиеләрнең җитештерү программалары параметрлары күрсәткечләренә ирешүләрен контрольдә тотачак.
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары комплексы сакланып калды:
- Ташламаларның федераль категорияләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр.
- Төбәк категорияләре: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күпбалалы гаиләләр.
Бирелгән ташламалар күләме алучыларның категориясенә бәйле.
Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул шулай ук субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала.