Тарифларны яңадан карау шәһәрләрнең транспорт системасын киләчәктә дә үстерү, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең үтемлелеген, куркынычсызлыгын һәм сыйфатын арттыру өчен кирәк.
Тарифлар билгеләү турындагы гариза белән Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты һәм Әлмәт шәһәре башкарма комитеты мөрәҗәгать итте.
Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты тәкъдиме буенча бер тапкыр кулланыла торган юл йөрү билеты бәясе – 50 сум, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты тәкъдиме буенча – 40 сум.
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән документларга экспертиза үткәрде, аның нәтиҗәләре буенча тарифларны яңадан карау турында карар кабул ителде. Тарифларны исәпләгәндә көйләүче тарафыннан автотранспортка техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга икътисадый нигезләнгән чыгымнар, ягулык-майлау материалларына, хезмәткә түләү чыгымнары һәм предприятиеләрнең башка чыгымнары исәпкә алынды.
Юл йөрү бәясе Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә 2025 елның 1 гыйнварыннан транспорт чарасы салонында билет сатып алганда 40 сум булачак. Озак вакыт файдалану билетлары белән түләгәндә сәфәрләр отышлы кала, бер сәфәр бәясе 30 сум тәшкил итәчәк.
Тарифлар үзгәрүгә түбәндәге факторлар йогынты ясады: куллану бәяләре индексы үзгәрү (5,8%); җир өсте электр транспорты өчен кулланыла торган электр энергиясенә бәяләр арту (11,6%); ягулык-майлау материалларына бәяләр арту (8%); хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру; хәрәкәт итүче составка техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә чыгымнар арту.
Тарифларны раслау турындагы карар барлык профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән. Кабул ителгән карар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәреләчәк һәм теркәлгәннән соң хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылачак.