1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, заманча хокукый системаның үсешен билгеләүче мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителде. Татарстан Конституциясе республикада суверенитетны йөртүче һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы аның күпмилләтле халкы булуын, ә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре югары хәзинә дип танылуын беркетте.
Конституциягә салынган хокукый база республиканың тотрыклы үсешенә һәм чәчәк атуына нигез булды, ә дәүләт бәйрәме үзе инде күп еллар дәвамында Татарстанның күпмилләтле халкының тарихына, традицияләренә һәм кыйммәтләренә тирән хөрмәтне гәүдәләндерә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика халкын бәйрәм белән котлый, чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар һәм үсеш тели!
Татарстан Республикасы Конституциясе көне имин киләчәк һәм иртәгесе көнгә ышаныч символы булсын!
Татарстан Республикасы Конституциясе.