Дәүләт комитеты рәисенең эшлекле сәфәре маршруты гражданнарны шәхсән кабул итүдән башланды. Халыкны борчый торган төп тема коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр өлешенә, гомумйорт милкен карап тоту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, торак хезмәтләре тарифларын индексацияләү һ.б. кагылды. Җирле халык үз сорауларына җавап алды һәм хакимият вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Александр Груничев халык проблемаларын оператив хәл итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен мондый очрашуларның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады. Ведомство рәисе шулай ук халыкның һәрвакыт Дәүләт комитетына (телефон, язма яки электрон почта аша) мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыгын искәртте.
Белешмә: гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен үзгәртү индексы гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен: салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылыту, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өчен гомуми түләүләренең артуын җайга сала. Гражданнарның түләүләрен үзгәртү коммуналь хезмәтләрнең чагыштырма җыелмасы һәм күләме белән исәпләнә. Рөхсәт ителгән иң чик тайпылыш: 2024 елның 1 гыйнварыннан – 0%, 2024 елның 1 июленнән – 4,9%. Шулай итеп, аерым муниципаль берәмлекләр буенча чик индекс 15,7% тәшкил итәргә мөмкин.
Соңрак Александр Груничев җайга салына торган оешмалар объектларында булды. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белән берлектә Рәис Тукай районындагы «РЭО» ҖЧҖ муниципальара полигонының эш барышы белән танышты. Эш тәртибе турында УГХиЖН җитәкчесе Руслан Вилданов сөйләде.
Чаллы ҖЭҮ территориясендә коммуналь инфраструктура объектларында булдылар. Дәүләт комитеты рәисе оешманың эшчәнлеге белән танышты. Сөйләшү вакытында бүгенге көндә булган күп проблемалар турында сөйләштеләр.
Аннары делегация «ГОРКОММУНХОЗ» МУП белән танышты. Предприятие эшчәнлегенең төп төре булып пассажирлар йөртү тора. Соңыннан Түбән Кама ГЭСына бардылар.
Белешмә: Россиядә иң эре ГЭСларның берсе. Татарстанда Кама елгасы буенда, Чаллы шәһәре янында урнашкан. ГЭС берләштерелгән ГЭС бинасы булган русловой электростанция булып тора. «Татэнерго» АҖ холдингының «Генерирующая компания» ААҖ составына керә. Җитештерү күрсәткечләре: станциянең билгеләнгән егәрлеге: 1205 МВт; гидрогенераторларның гомуми саны: 16 берәмлек; уртача еллык эшләп чыгару: 2 670 млн кВт•сәг; ГЭС тибы: плотина, су агымы; исәпләмә басымы: 12,4 м.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә чаралар Дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан даими үткәрелә һәм тарифлар буенча халыкның сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Коммуналь инфраструктура объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2025 елга тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.
Чаллы шәһәре башкарма комитеты матбугат хезмәте фотоматериалы