ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2024 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:

  1. «Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты объекты – «Физра спорт үзәге» физкультура-савыктыру комплексын «ЗВКС» АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
  2.  «Газүткәргечне җир кишәрлекләре чигенә кадәр тармаклау. Адресы: ТР, Минзәлә районы, Хуҗәмәт авыл җирлеге» объектын «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә индивидуаль проект буенча тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
  3. «Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм (яисә) су агызу системаларына тоташтыру өчен түләү» чараларын финанслау чыганагы булган инвестиция программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларына тоташтыруга түләү исәпләү турында».
  4. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2025 елга мөрәҗәгать итүчеләрнең энергия кабул итү җайланмаларын һәм (яисә) микрогенерация объектларын челтәр оешмаларының Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан электр челтәрләренә технологик тоташтырганда сорала торган максималь егәрлекнең кВт өчен ташламалы ставкаларны билгеләү турында»  20.11.2024 ел, №340-257/тп-2024 карарына үзгәрешләр кертү хакында».
  5. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Алексеевск муниципаль районы «Алексеевскводоканал» ҖЧҖ өчен 2024 – 2028 елларга эчәр суга һәм су агызуга тарифлар билгеләү һәм җитештерү программаларын раслау турында»  14.12.2023 ел, №592-58/кс-2023 карарына үзгәрешләр кертү турында».
  6. «2025 елга «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ һәм «Сетевая компания» АҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү турында».
  7. «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «2024-2028 елларга «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ өчен эчәр суга һәм су агызуга тарифлар билгеләү һәм җитештерү программаларын раслау турында» 13.12.2023 ел, №547-43/кс – 2023 карарына 3 нче кушымтага үзгәрешләр кертү хакында».

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2024

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International