ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ягып җылытуга тарифларның 60-70% артуы турындагы мәгълүматны кире кага

2024 елның 25 июне, сишәмбе

24 июньдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Дәүләт комитетының телеграм-каналында туры эфир үткәрде. Эфир җылылык энергиясенә тарифлар исәпләүнең булган ысулларына багышланган иде. Аерым алганда, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя зоналары ысулын куллануның актуаль мәсьәләләре (альтернатив котельный ысулы) каралды.

Мондый ысул белән җылылык энергиясенә бәя түбәндәгечә исәпләнә: нигез итеп яңа җылылык чыганагы (шул ук альтернатив котельный) төзү, аңа кулланучыларны тоташтыру һәм аңа алга таба хезмәт күрсәтү (бу очракта бернәрсә дә төзү кирәкми) бәясе алына. Бу чыгымнар нигезендә җылылык сату мөмкин булмаган шәһәрдәге барлык чыганаклар өчен чик дәрәҗәсе раслана. Ягъни «альткотельный»  - бәя планкасы. Бәя зонасына күчкәндә җылылык энергиясенә тариф уртача 60-70% ка арта.

Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 20 төбәгендә 43 муниципаль берәмлек бәя зонасына күчкән.

Кайбер матбугат чаралары һәм интернет-басмалар Сергей Павлов әйткән мәгълүматны дөрес аңлатмады. Татарстанда альтернатив котельный ысулы кулланылмый, җылытуга тарифларны 60-70% ка арттыру планлаштырылмый.

                                                                                        ***

Дәүләт комитеты өстәмә рәвештә хәбәр итә: Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә федераль закон нигезендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң булачак. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар Россиянең социаль-икътисадый үсеш фаразы күрсәткечләрен исәпкә алып билгеләнгән.

2024 елның 1 июленнән республикада 695 муниципаль берәмлек өчен коммуналь хезмәтләргә гражданнарның түләү индексы үсеше буенча чик 10,8 проценттан һәм 218 муниципаль берәмлек өчен 15,7 проценттан артмаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр уртача 7 коммуналь хезмәтне исәпкә алып кабул ителде. Аерым коммуналь хезмәтләргә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак яки кечерәк якка аерылып торырга мөмкин.

 

Дәүләт комитеты тарафыннан җылылык энергиясенә тарифлар һәр җайга салынулы оешма буенча дифференциаль рәвештә билгеләнгән. Республика буенча җылылык энергиясенә тарифлар үсеше уртача 10,8% тәшкил итәчәк.

Тарифлар үсешенең төп факторлары булып федераль дәрәҗәдә кабул ителгән энергетика ресурсларына бәяләр арту, республикада расланган дәрәҗәгә ярашлы рәвештә икътисадның бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы күләменең артуы, федераль һәм республика программалары буенча төзелгән яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнарын исәпкә алу, шулай ук куллану бәяләре индексын арттыру тора.

Барлык тариф карарлары Дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/, Ачык Татарстанда һәм ТКХ ДМС мәгълүмат системасында урнаштырылган.  Моннан тыш, Дәүләт комитеты оештырган телеграм-бот та яңартылды, анда шулай ук тариф карарлары турында актуаль мәгълүмат урнаштырыла.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары комплексы сакланып калган:

- Ташламаларның федераль категорияләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр.

 - Төбәк категорияләре: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күпбалалы гаиләләр.

Бирелгән ташламалар күләме алучыларның категориясенә бәйле.

Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул шулай ук субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International