ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышлары дәвам итә

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче түбәндәге җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңладылар:

1. «Васильевский» шифаханәсе профсоюзларының дәвалау-профилактика шәхси учреждениесе –  кайнар су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә (Зеленодольск районы).

2. «Нурлат ТКХ КҖП» МУП – су белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә (Зеленодольск районы).

3. «Ябык типтагы Раифа махсус уку-тәрбия учреждениесе» ФДБҺБУ – су белән тәэмин итү өлкәсендә  (Зеленодольск районы).

4. «Полигон» ҖЧҖ – каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә (Биектау районы).

5. «Альтехносервис» ҖЧҖ – җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә (Әлмәт районы).

Баланс комиссиясе утырышлары июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм коммуналь өлкәнең барлык көйләнә торган оешмаларын колачлаячак. Баланс комиссиясе утырышлары графигы белән биредә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International