2026 елда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы чаңгы ярышлары белән башланып китте. Ярышлар “Мирный” чаңгы-биатлон комплексында узды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты командасын дүрт хезмәткәр, шул исәптән рәис урынбасары Лилия Борисова тәкъдим итте.
Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы Рәсәй Федерациясе Президенты карары белән гамәлгә ашырыла торган “Рәсәй спорты” милли проекты бурычларына туры килә.