Гражданнар белән эшләү

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Микрофон янында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы – Дмитрий Романов.

Радиода иртәнге язу (21.05.24)

Бүлекнең бурычлары:

Үз компетенциясе чикләрендә товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) бәяләрне (тарифларны, өстәмәләрне һ.б.) дәүләт тарафыннан җайга салу мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен вакытында карау буенча Дәүләт комитеты эшчәнлеген тәэмин итү.

Гражданнарны кабул итүне оештыру, гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгатьләре белән эш нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итү.

Дәүләт комитеты эшчәнлеге юнәлешләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен контрольдә тотуны, исәпкә алуны, системалаштыруны һәм анализлауны тәэмин итү.

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникацион челтәрендә мәгълүмати ресурсларда эшне тәэмин итү: ССТУ.РФ Интернет-порталы, Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасы, «ОНФ.Помощь» системасы, РФ Кире элемтә платформасы (ПОС), «Халык контроле», «Инцидент-менеджмент» программасы (алга таба – мәгълүмат ресурслары).

Җентеклерәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International