Дәүләт комитеты тарафыннан Казан шәһәрендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифлар билгеләнде. Гамәлдәге тарифларны яңадан карауның инициаторлары булып ташучылар һәм шәһәр Башкарма комитеты тора.
2024 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү бәясе түбәндәгечә булачак:
- 1 тапкыр барган өчен акчалата түләгәндә – 42 сум, акчасыз исәп-хисап ясаганда – 38 сум;
- электрон транспорт картасы белән түләгәндә – 38 сум;
- 100 сәфәргә озын файдалану билеты сатып алганда, 1 сәфәр 28 сумга төшәчәк. Уртача тариф 9,5%ка артачак.
Тарифларны исәпләгәндә җайга салу органы тарафыннан тәкъдим ителгән тариф гаризалары һәм раслаучы документлар анализланды һәм ташучыларның икътисадый нигезләнгән чыгымнары исәпкә алынган. Шәһәр маршрутларында барлыгы 1 037 берәмлек хәрәкәт итүче состав эшли, шул исәптән 749 автобус, 182 троллейбус һәм 102 трамвай йөреп тора. Автопаркның 35%тан артыгы – 10 яшьтән өлкәнрәк. 2024 елда 198,5 миллион пассажир ташу планлаштырыла.
Тарифларның үзгәрүенә түбәндәге факторлар йогынты ясый:
- куллану бәяләре индексының үзгәрүе – Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразына ярашлы рәвештә кулланучылар бәяләре индексы 2024 елда 7,2% дәрәҗәсендә фаразлана;
- электр энергиясенә бәяләр арту – Социаль-икътисадый үсеш фаразы белән 9,1% күләмендә билгеләнә, бу җир өсте электр транспорты өчен кулланыла;
- ягулык-майлау материалларына бәяләр арту – 2023 елның июль-октябрь айларында ягулыкка бәяләр күтәрелүен исәпкә алып, бәяләрнең уртача үзгәрүе 15% кадәр фаразлана;
- минималь хезмәт хакын арттыру – тарифларда исәпкә алынган хезмәт хакы, тарифларны исәпләү буенча гамәлдәге методик күрсәтмәләргә ярашлы рәвештә, куллану бәяләре индексына 7,2% индексацияләнгән һәм машина йөртүчеләр өчен уртача – 58 мең сум, кондукторлар өчен 43 мең сум тәшкил итәчәк. Тарифларда исәпкә алынган, пассажирлар йөртүгә җәлеп ителгән йөртүчеләрнең гомуми саны – 1910 кеше, кондукторлар – 1 769 кеше;
- шин бәяләренең 12% кадәр артуы һәм аларны эксплуатация йөреше нормаларына ярашлы рәвештә, запас частьләргә, комплект өлешләргә алмаштыру зарурлыгы;
- лизингка алынган 25 яңа троллейбус өчен эксплуатация чыгымнарын исәпкә алу;
- хәрәкәтләнүче составка техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә чыгымнарның артуы (уртача 20%);
- шулай ук автотранспорт предприятиеләренең мәҗбүри салым түләүләре һәм башка чыгымнары.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, билгеләнгән тарифны куллану өлешендә закон таләпләренең үтәлешенә, шулай ук ташучы компанияләр тарафыннан расланган тариф планын үтәлүгә һәм транспорт куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләре үтәлешенә мониторинг үткәрәчәк.
Тарифларны раслау турындагы карар барлык профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән. Кабул ителгән карар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәреләчәк һәм теркәлгәннән соң хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылачак.