ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының атналык эшчәнлегенә йомгаклар

2023 елның 22 октябре, якшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты атналыгының төп вакыйгалары һәм карарлары – дайджестта:

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча киңәшмә узды.

Региональ операторларның каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеген карау буенча эшче штаб утырышы булды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында «Тәтеш ҖЧП» АҖ, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты, «Казан вертолет заводы» АҖ белән берлектә эшлекле киңәшмә узды.

Каты коммуналь калдыклар штабының эшче утырышында Саба районы каты коммуналь калдыкларны чыгару эшчәнлеге турында хисап тотты.

«Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хуҗалык өчен түләү исәпләү бүлеге башлыгы Владимир Герасимов «Каты коммуналь калдыклар белән эшләү» хезмәте буенча түләүләр җыю турында сөйләде.

Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

Каты коммуналь калдыклар штабы утырышында «Халык контроле» системасы аша килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре каралды. 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каналына язылыгыз: https://t.me/tarifi116

Безнең телеграм-бот: @Tarif_RT_bot 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International