Каты коммуналь калдыклар штабының эшче утырышында Саба районы каты коммуналь калдыкларны чыгару эшчәнлеге турында хисап тотты.
Саба районында ККК Татарстан Республикасының көнбатыш зонасы региональ операторы - «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ чыгара.
Саба районы вәкилләре булып Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, «Саба районы Шәмәрдән ТКХ КҖП» АҖ директоры Әлмир Шәйхетдинов, «Саба ТКХ КҖП» АҖ директоры Илнур Хәбибуллин чыгыш ясады.
Марат Ишниязов сүзләренчә, Саба муниципаль районында чүп-чар даими рәвештә чыгарыла һәм барлык торак пунктларны колачлый. Моннан тыш, районда халык белән мәгълүмати эш актив алып барыла – мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Әмма, регоператор һәм муниципалитет тарафыннан сыйфатлы башкарылган эшкә карамастан, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен өстәмә контейнерларга ихтыяҗ кала. Хәзерге вакытта проблеманы бетерү буенча актив эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, республиканың көнбатыш эшчәнлек зонасы төбәк операторы «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ Казан шәһәрен һәм республиканың 21 районына, барлыгы 1 603 торак пунктка һәм 2 млн.кешегә хезмәт күрсәтә. Ел саен 7 млн.куб. метрдан артык калдык барлыкка килә.
Гомумән, штаб утырышында билгеләп үтелгәнчә, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ эшенә карата шикаятьләр проценты бик түбән.
«Татэнергосбыт» АҖ мәгълүматлары буенча, гыйнвар-сентябрь айларында Саба районында ККК белән эш итү буенча хезмәткә түләүләр җыю 95,03% тәшкил итә.