2023 елның сентябрендә республикада ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю күләме – 100,44%

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте буенча түләүләрне җыю турында «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләренә түләүләр исәпләү бүлеге башлыгы Владимир Герасимов сөйләде, ул 2023 елның сентябрендә түләүләр дәрәҗәсе, шулай ук «ККК белән эш итү» хезмәте буенча дебиторлык бурычы турында мәгълүмат җиткерде.

2023 елның сентябрендә тулаем республика буенча ККК белән эш итү буенча хезмәт өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе 94,12% тәшкил иткән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыю дәрәҗәсе – 99,49%.

««ПЖКХ» ИК ҖЧҖ региональ операторы эшчәнлегенең көнбатыш зонасы буенча сентябрь аенда түләүләр җыю – 101,86% дәрәҗәсендә, «Гринта» ҖЧҖ эшчәнлегенең көнчыгыш зонасы буенча – 99,17% дәрәҗәсендә» – дип сөйләде докладчы.

2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында түләүләрне җыюның түбән дәрәҗәсе Питрәч (73,37%), Югары Ослан (72,78%), Кама Тамагы (71,42%) районнарында күзәтелә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Тулаем республика буенча түләүләр җыюны тәэмин итү буенча уңай динамика күзәтелә», – дип билгеләп үтте. 

Сентябрь аенда региональ операторлар тарафыннан «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ буенча 3,36 млн.сум һәм «Гринта» ҖЧҖ буенча 1,58 млн. сум күләмендә яңадан исәпләүләр ясалган һәм кулланучыларга белдерелгән түләүләр гамәлдән чыгарылган. Шәхси счетлар буенча эш алып барыла, алар буенча ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен бер тапкыр да түләү кермәгән. Республика буенча 1 октябрьгә барлыгы 25 280 шундый шәхси счет исәпләнә, аларның гомуми суммасы – 184 млн.сум. Мондый шәхси счетлар саны әкренләп кими бара.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International