Яңа төзелгән йортларны тоташтыру өчен түләү билгеләнде

2023 елның 4 августы, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында түбәндәге объектлар өчен коммуналь инфраструктура системаларына тоташтыру өчен түләү билгеләнде: 

- «Новые Усады» ТК Усад авылында 1 номерлы күпфатирлы торак йортның 1,2,3,4 корпусларын «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су агызу системасына;

- «Южный парк-4» ТК 4.1-4.3 номерлы күпфатирлы торак йортларын «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су агызу системасына;

- «Времена года» ТК 2.1-2.2, 2.3-2.4  номерлы күпфатирлы торак йортларын «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су агызу системасына;

- «Волжские просторы» ТК 6.1, 6.4, 6.5  номерлы күпфатирлы торак йортларын, «7нче эшләтеп җибәрү комплексы»н һәм 4.1 номерлы күпфатирлы торак йортны  «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән су агызу системасына.

Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән тоташтыру бәяләренең исәпләмәләрен карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде. Кабул ителгән тариф карарлары белән рәсми сайтта «Тарифлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Шул ук вакытта Казанның Идел буе районында  «Волжские просторы», «Соловьиная роща», «Сказочный лес» торак комплекслары өчен Р.Гәрәев урамында 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше тәмамлана. Мәктәп 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелә. Илкүләм проект буенча республикада яңа белем бирү инфраструктурасы, шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләрдә киртәсез мохит булдырыла, яңа укыту методикалары кертелә. Проект барлык балалар һәм яшүсмерләрнең потенциалны максималь ачу өчен тигез мөмкинлекләре булсын өчен шартлар тудырырга тиеш.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International