Яшьләр Татарстан Республикасында ташламалы шартларда ничек итеп торак алырга мөмкин

2023 елның 22 июле, шимбә

Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен »Яшьләр торак конкурсы» уздырыла, ул яшьләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменә юнәлдерелгән.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россиянең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнары катнаша ала.

Конкурста түбәндәгеләр катнаша ала:

  • Яшь белгечләр;
  • Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
  • Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
  • Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре;
  • Иҗтимагый оешма активистлары;
  • Яшьләр – Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;

Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда: гаиләле булмаган яшьләр  катнашып, ташламалы шартларда үз торакларын сатып ала алалар.

Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы шартларында ташламалы квадрат метр (60-70 мең сум) бәясе һәм яңа фатирда яшәп, 28,5 елга кадәр кечкенә түләүләр белән ипотека түләү мөмкинлеге белән торак сатып алу мөмкинлегенә ия була.

Катнашу шартлары, сайлап алу критерийлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак 2023 елның 27 июнендә  #ЖильёМолодымРТ туры эфир язмасыннан әлеге сылтама буенча мәгълүмат алырга мөмкин: https://vk.com/video-71695567_456240170 (язманың 1 сәгать 35 минутыннан башлана).

Күбрәк мәгълүмат алу өчен белешмәләрhttps://vk.com/mol_ipoteka, e-mail: mol_ipoteka@mail.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International