Чүпне аерым җыю – нәрсә нәрсәгә карый

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Калдыклар белән эш итү өлкәсендә максат – калдыкларны аерым җыюны кертү һәм аларны алдан сортлауны оештыру нәтиҗәсендә күмүгә калдыклар күләмен киметү хисабына әйләнә-тирә мохиткә һәм халык сәламәтлегенә тискәре йогынтыны киметү.

Дуаль система калдыкларны ике агымга, ягъни ике типтагы контейнерларга бүлүне күздә тота: беренче агым эшкәртелә торган калдыклар – потенциаль икенчел чимал, икенче агым – эшкәртелми торган.

Сортланмый торган калдыклар:

  • Утильләштерелми торган макулатура –  пычрак  һәм/яки скотч һәм башка чит беркетү элементлары булган кәгазь һәм катыргы, кибет чеклары, төргәкле ламинатланган кәгазь, дымлы/кагазь салфеткалар, кәгазь сөлгеләр;
  • Утильләштерелми торган пыяла – көзге, күзлек, хушбуйдан һәм башка косметик чаралардан калган, дару флаконнары;
  • Төсле металл –  фольга, таблетка блистерлары;
  • Азык калдыклары – җиләк-җимеш/яшелчәләрне чистарту, йомырка кабыгы, пакеттагы бозылган продуктлар, чәй пакетлары;
  • Сортларга аерылмый торган башка пластик – азык-төлек китерүдән тартмалар һәм аскуймалар, тетропак пакетлар, чипсы пакетлары, сагыз, кондитер әйберләре, каһвә стаканнары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, кисү такталары;
  • Чүпрәк-чапрак (тукыма, кием), аяк киеме, сумкалар (күн/ясалма материал) – чүпрәкләр, зонт, яңгырда киелә торган кием, ишек төбе келәмнәре, төймәләр, кулъяулыклар, янчыклар;
  • Резин – келәмнәр, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар;
  • Шәхси гигиена чаралары –  теш җепләре, мамыклы таякчалар/дисклар, теш чистарткычлар һ.б.;
  • Инерт материал – чәчәк чүлмәкләре пластик/керамик, фарфор/керамик савыт-саба, керамик плитка җимерекләре.

Сортлана торган калдыклар:

  • Катыргы  – тартмалар, төрү катыргысы;
  • Катнаш кәгазь – офис кәгазе, кәгазь пакетлар, газеталар;
  • Пыяла – эчемлек һәм соус шешәләре, банкалар;
  • Кара металл калдыклары – консерваланган ризык банкалары, металл савытлар, капкачлар, болтлар, винтлар һәм башка металл фрагментлары;
  • Аллюминий –  савытлар, аэрозоль баллоннар, банкалар, тюбиклар;
  • Төсле металл калдыклары - кабель өлешләре, чыбыклар;
  • Югары тыгызлыктагы полиэтилен – көнкүреш химиясе һәм косметика чаралары, пластик контейнерлар, азык-төлек пакетлары һәм капкачлары, чүп савытлары, шешәләр;
  • Түбән тыгызлыктагы полиэтилен – стрейч пленка, куыклы пленка, полиэтилен пакетлар, чүп капчыклары.

Терекөмөш, терекөмөшле лампалар һәм  I куркыныч классына караган калдыклар булып торучы приборлар (бик куркыныч калдыклар). Закон нигезендә, әлеге калдыкларны әйләнә-тирә мохиткә ташлау һәм ККК полигоннарында урнаштыру катгый тыела. Аларны әлеге калдыкларны кабул итү һәм зарарсызландыру хокукына лицензияләре булган махсус оешмаларга тапшырырга кирәк.

Казанда күрсәтелгән куркыныч калдыкларны кабул итү түбәндәге адреслар буенча башкарыла:

  1. Идел буе экологиясе: Седов урамы, 2/5 һәм Восстания урамы, 100, к. 2015;
  2. Идел буе экологик компаниясе: Гадел Кутуй урамы, 160 а йорт;

Тузган шиннар 4 нче класс калдыклары дип танылган һәм мәҗбүри утильләштерелергә тиеш. Шиннарны утильләштерүне мәҗбүри рәвештә шин җитештерүчеләр, импортерлар һәм сатучылар, шулай ук физик затлар – автотранспорт хуҗалары үткәрергә тиеш. Шиннарны җыю куркыныч матдәләр белән эш итүнең экологик нормаларын бозу булып тора, бу гаеплеләргә штраф белән яный (физик затлар өчен – 2 мең сумга кадәр).

Зеленодольск шәһәренең иң якын кабул итү пунктлары:

  1. Королев урамы, 1а йорт;
  2. Төзүчеләр урамы, 40 йорт;
  3. Комаров урамы, 6 йорт;
  4. Энгельс урамы, 19 йорт;
  5. Ветровая урамы, 14Б йорт.

Чаллы шәһәрендә 4 нче класслы калдыкларны Казан проспекты, 215 йорт адресы буенча тапшырырга мөмкин.

Без билгеләп үтәбез, кәгазь каһвә стаканнары һәм әзер ризыклар өчен бер тапкыр кулланыла торган ризык пакетлары сортланмый торган калдыкларга карый, ә шешәләрне капкачын борып алып сортларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International