Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының башлануы турында хәбәр итә.
Конкурс социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү максатларында үткәрелә.
2023 елда Конкурс 17 номинация буенча үткәрелә.
Гаризалар 2023 елның 10 маена кадәр электрон кабинетта «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсын үткәрү мониторингы һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү» программа-мәгълүмат комплексындагы шәхси кабинет аша кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (843) 557-21-23, 557-21-15.