2024 елга инвестпрограммаларны карау буенча Экспертлар советы утырышы узды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы экспертлар советы утырышы булды. Экспертлар каравына 2024 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «РПО «Таткоммунэнерго» АҖ инвестпрограммасы тәкъдим ителде.

Дәүләт комитеты билгеләп үткәнчә, чараларны финанслау чыганагы – үз акчалары, ә инвестпрограмманы раслау тарифны арттыруга китермәячәк.

Утырыш йомгаклары буенча «РПО «Таткоммунэнерго» АҖ, Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан әйтелгән кисәтүләрне бетерүне исәпкә алып, инвестицион программа кабул ителде.

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International