Мәгълүматны кире кагу

2013 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Федераль тарифлар хезмәте, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 28 декабрь, 2012 ел, №2579-р боерыгы белән расланган “Конкуренцияне үстерү һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү” Чаралар планының (“Юл картасы”) 4 бүлеге нигезендә, “Табигый монополияләр турында” Федераль законга  һәм башка Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын әзерләде. Закон проекты табигый монополияләр субъектларын җайга салуны комплекслы төстә кызыксыну максатыннан чыгып эшләнде. Ул, җайга салынулы йогынтыны бәяләү процедурасын узу өчен, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтына урнаштырылган.

Әлеге закон проектында табигый монополияләрне җайга салу буенча яңа федераль закон булдыру күздә тотылмаган. Проектта дәүләти җайга салуны хәл кылуга вәкаләтле органнарның вәкаләтләре тәгаенләнгән.

Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеген комплекслы кызыксындырулы җайга салу табигый монополияләр эшчәнлегендә һәм алар белән бәйле эшчәнлек өлкәләрендә үсеш һәм модернизацияләүгә этәргечләр булдыруга, шулай ук табигый монополияләр субъектлары хезмәтләре күрсәтүне кулланучыларның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән. Комплекслы дәүләти җайга салу табигый монополияләр субъектлары эшчәнлегенең икътисадый, социаль, экологик, технологик якларын һәм башка аспектларын үз эченә ала. Шул ук вакытта билгеләнелә торган бәяләр (тарифлар) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүнең ышанычлылыгын һәм сыйфаты параметрларын, шулай ук табигый монополияләр субъектлары тарафыннан тормышка ашырыла торган инвестицион программаларны чагылдырырга тиеш. Кызыксындырулы дәүләти җайга салу табигый монополияләр субъектларының эшчәнлеге нәтиҗәсен яхшырту өчен стимуллар булдыруга (шул исәптән бәяләрне дәүләти җайга салуның кызыксындырулы ысулларына күчүгә бәйле рәвештә) юнәлдерелгән.

“Табигый монополияләр турында” Федераль законга тәкъдим ителә торган үзгәрешләр ягыннан федераль закон проектында түбәндәге төп нигезләмәләр бар:

× табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеген җайга салуның бердәм принциплары һәм кагыйдәләре турында килешү терминологиясеннән чыгып, кайбер төшенчәләрне һәм формулировкаларны аныклау, шул исәптән “табигый монополия субъекты хезмәте күрсәтү”, “табигый монополия”, “табигый монополия субъекты” төшенчәләренә карата;

× комплекслы кызыксындырулы җайга салуны билгеләүче һәм табигый монополияләр белән бәйле эшчәнлек өлкәләрендә көндәшлекне үстерү өчен шартлар тудыручы табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеген дәүләти җайга салуның төп максатлары һәм принциплары билгеләнгән;

× “табигый монополияләр реестры”н, табигый монополияләр субъектлары реестрында булу/булмау фактыннан чыгып түгел, бәлки хуҗалык итүче субъектны табигый монополияләр субъектларына кертү критерийләренә туры килүенең дәүләти җайга салуны кертүгә нигез булып торуы турында килеп туган суд практикасыннан чыгып, табигый монополияләр субъектлары турында кәгазьдәге һәм электрон рәвештәге мәгълүматлардан торучы системалаштырылган мәгълүматлар җыелмасы буларак билгеләү тәкъдим ителә;

× “табигый монополияләр эшчәнлеген җайга салу органнар”га вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарын һәм Россия Федерациясе субъектларының җайга салу органнарын кертү һәм аларның вазыйфаларын һәм вәкаләтләрен тәгаенләштерү тәкъдим ителә, шул исәптән “Табигый монополияләрне җайга салуның гомуми принциплары һәм кагыйдәләре турында” килешү нигезләмәләреннән чыгып; 

гамәлдәге тармак законыннан һәм “Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеген җайга салуның бердәм принциплары һәм кагыйдәләре турында” килешүдән чыгып, дәүләти җайга салу ысуллары һәм бәяләрне дәүләти җайга салу методлары турында яңа редакциядәге статьялар тәкъдим ителә;

× дәүләт контрольлеге (күзәтчелек) турында статья редакциясе, шул исәптән табигый монополияләр субъектларының производство активлары һәм производствога карамаган активлары белән алыш-бирешләрне контрольдә тоту буенча җайга салу органнары вәкаләтләренә бәйле мәсьәләләр, шул исәптән дискриминацияле булмаган керү-үтү мәсьәләләре аныклана;

×  табигый монополияләр субъектларының инвестицион эшчәнлеген җайга салу турында яңа 7.1 статья кертелә;

× дәүләт контрольлеге турында һәм монополиягә каршы орган вәкаләтләре турында статьяларның формулировкаларына үзгәрешләр тәкъдим ителә.

Тәкъдим ителә торган “Табигый монополияләр субъектларының инвестицион эшчәнлеген җайга салу” дигән яңа 7.1 статьясы нигезендә, тармак законы нигезләмәләреннән чыгып,  Россия Федерациясе Хөкүмәтенә  табигый монополияләр субъектларының инвестицион программаларын, шулай ук табигый монополияләр субъектлары исемлекләрен яки табигый монополияләр субъектларын инвестицион эшчәнлекләре җайга салынырга тиешле субъектлар исәбенә кертү критерийләрен билгеләү, килештерү һәм контрольдә тоту вәкаләтләре бирелгән. Әлеге тәртиптә, тармак законында башкача күздә тотылмаганда, түбәндәгеләр булырга мөмкин:

× табигый монополияләр субъектларының эшчәнлек өлкәләрендә икътисадның аерым тармакларын үстерү схемалары һәм программаларыннан чыгып, инвестицион программаларны формалаштыру һәм контрольдә тоту өчен табигый монополияләр субъектларының максатчан күрсәткечләрен билгеләү һәм табигый монополияләрнең хезмәтләр күрсәтүенең ышанычлылыгы һәм сыйфат күрсәткечләрен билгеләү тәртибе;

×  табигый монополияләр субъектларының инженер-техник инфраструктурасы объектларының техник-икътисадый күрсәткечләрен, шулай ук табигый монополияләр субъектлары инженерлык-техник инфраструктурасы объектларының физик тузу һәм энергетик нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен билгеләү тәртибе;

× табигый монополияләр субъектларының хезмәтләр күрсәтүен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең (шул исәптән коммерциячел)    сыйфат стандартлары;

× табигый монополияләр субъектларының инженерлык-техник инфраструктурасы объектларын капиталь төзекләндерүнең типовой техник чишелешләренең бәя нормативлары (җитештерү максатында булмаган капиталь төзелеш объектлары һәм инженерлык инфраструктурасы өчен эреләндерелгән смета нормативлары);

× Россия Федерациясе законнары, табигый монополияләр субъектларының комплекслы үсеш программалары, территориаль планлаштыру схемалары / яки инвестицион программалары  һәм табигый монополияләр субъектларының эшчәнлеге өлкәләрендә икътисадның аерым тармакларын үстерү схемалары һәм программалары нигезендә расланган һәм тормышка ашырыла торган табигый монополияләр субъектларының инвестицион программаларын формалаштыруга һәм тормышка ашыруга йогынты һәм учет тәртибе;

× табигый монополияләр субъектларының инвестицион программаларына технологик һәм бәя аудиты үткәрү тәртибе.

 

Россия ФАС белән Россия ФТХ оешмаларын берләштерү ихтималы турында кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган мәгълүматларга килгәндә, шуны искәртеп үтәбез: Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы табигый монополияләрне җайга салу, монополиягә каршы сәясәт алып бару, дәүләт чыгымнарын контрольдә тоту өлкәсендә федераль башкарма хакимият органнары вәкаләтләрен һәм вазыйфаларын оптимальләштерү һәм структурлаштыру мәсьәләләре буенча Экспертлар советының Эш төркеме әгъзалары Россия ФАС һәм Россия ФТХ вәкаләтләрен тапшырып, бердәм федераль башкарма хакимият органы булдыруны максатка ярашлы түгел дип таныды.

 

http://www.fstrf./ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International