Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең 2022 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренә һәм 2023 елга бурычларына багышланган йомгаклау утырышы булды.
Төп доклад белән Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев чыгыш ясады. Ул 2022 елның 1 декабреннән Россия Федерациясенең барлык субъектларында тарифларны индексацияләү, коммуналь хезмәтләргә уртача тарифлар, халыкка социаль ярдәм чаралары һәм башкалар турында сөйләде.
«Татарстан Идел буе федераль округы регионнары арасында җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын финанслау күләме буенча алдынгы урында тора», – дип дәвам итте ведомство җитәкчесе үзенең чыгышын. Концессия килешүләренең аз активлыгы турында да әйтелде. Бүгенге көндә 7 муниципаль район концессион килешүләр төзи башламаган, әмма концессион килешүләр төзүдә уңай динамика күзәтелә. Республиканың 5 районы буенча эшләр ахырына якынлашкан диярлек.
Дәүләт комитеты бердәм инфраструктур үсеш фонды булдыру юлы белән инвестицион чараларга түләүгә яңа караш тәкъдим итә. Һәм фондтан объектларны модернизацияләүгә, чыннан да, кирәк булган җирләрдә акча юнәлдерергә.
Инвестицион программаларны тормышка ашыруда технологик тоташтыруга бәйле чыганаклар да зур өлеш кертергә тиеш. Технологик тоташтыру өлкәсендә күтәрелгән проблемалар:
- челтәрләрнең озынлыгына карап җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә стандартлаштырылган ставкаларны билгеләүне күздә тотучы норма булмау,
- индивидуаль проектларны кыскарту һәм бердәм стандартлаштырылган тариф ставкаларын дифференциацияләүне киңәйтү,
- комплекслы төзелешне технологик тоташтыру проблемасы.
Транспорт өлкәсендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында йөртү өчен тарифларны ел саен индексацияләү өлешендә куелган максатка ирешелгән. Бу тарифларның кискен үсешен булдырмаска, транспорт оешмаларының финанс эшчәнлеген тотрыклыландырырга һәм пассажирлар әйләнешенең, шулай ук килүче акчаларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Елга һәм тимер юл транспорты тармагына карата да бу алымны тәэмин итү бурычы кала.
Шулай ук транспорт тармагын үстерү һәм объектив бәяләр булдыру өчен аны озак вакытлы үстерү концепциясен эшләргә кирәк.
Кулланучылар базары өлкәсендә 2023 елга төп бурыч булып туклану һәм кадастр эшләре өлкәсендә тарифларны (өстәлмәләрне) формалаштыру алымнарын һәм методикаларын үзгәртү кала.
Дару препаратлары һәм социаль хезмәтләр эшчәнлегенә килгәндә, монда бәя кую процессы тотрыклыландырылган, тариф карарлары ел дәвамында кабул ителгән һәм әлегә актуальләштерүне таләп итмиләр.
Александр Груничевның өстәмә докладчысы ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин булды, ул җайга салынулы өлкәләрдә закон инициативалары турында сөйләде.
Казан шәһәренең шәһәр яны бистәләренең үсеше Питрәч районы инфраструктурасының тиз үсешенә китергән. Районда яшәүчеләр саны арткан, су куллану да арта, өстәвенә, тулаем республика белән чагыштырганда, алдан бара торган темплар белән. Питрәч районында коммуналь инфраструктураны үстерү һәм коммуналь өлкәдә килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү юллары турында район башлыгы Илһам Кәшапов сөйләде.
Түбән Новгород өлкәсе тариф сәясәтен уздыру өлкәсендә Россия Федерациясенең алдынгы регионнарыннан берсе булып тора. Бу инвестицион үсеш бурычларын тормышка ашыру белән генә түгел, ә хәзерге вакытта иң зур кызыксыну уята һәм җайга салу органнары тарафыннан игътибар таләп итә. 2018-2022 елларга Түбән Новгород өлкәсен газлаштыру буенча төбәк программасы Россия Монополиягә каршы хезмәтнең «Ак китабы»на конкурентлы практика буларак кертелгән. Түбән Новгород өлкәсенең тарифлар буенча төбәк хезмәте җитәкчесе Юлия Алешина төбәктә социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
«ПЖКХ» ИК ҖЧҖ төбәк операторы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Дмитрий Петров чыгыш ясады.
Дәүләт комитеты Монополиягә каршы федераль хезмәт белән тыгыз хезмәттәшлек итә, аңа исә Россия Федерациясендә тарифларны җайга салу өлешендә вәкаләтләр бирелгән. Виталий Королев үзенең чыгышында 2023 елга тарифларны җайга салуның төп бурычларын билгеләде. Алар исәбендә – ТКХ модернизацияләү ихтыяҗларына нигезләнгән синхрон тарифларны җайга салу системасын булдыру, шулай ук инвестицион чаралар үтәлешен контрольдә тоту керде. Тагын бер бурыч – инвестицияләрне кире кайтару гарантияләрен тәэмин итүнең өстәмә коралы буларак җайга салу килешүләрен кертү.
Утырышта йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының мөһим бурычы республиканың социаль-икътисадый үсеш темпларын һәм сыйфатын саклау, бигрәк тә илгә моңарчы күрелмәгән санкция басымы шартларында.
«Агымдагы елда чаралар алга таба да күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелергә тиеш. Дәүләт комитеты коллективына – эшчәнлекнең юнәлешләре буенча күрелә торган чаралар өчен, шулай ук федераль җайга салучыга катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен рәхмәт белдерәм», – диде Алексей Песошин.
Материаллар