Коммуналь хезмәтләргә тарифларны 2022 елның 1 декабреннән индексацияләү, аларның дәрәҗәсен ел ярымга саклап калу

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары буенча илнең барлык төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү 2022 елның 1 декабреннән булачак. 2053 нче номерлы карар агымдагы елның 14 ноябрендә кабул ителде. Киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә генә булачак. Шуңа күрә, билгеләнгән тарифлар 2022 елның 1 декабреннән ел ярымнан артык гамәлдә булачак.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты РФ карарын үтәү йөзеннән, үз вәкаләтләре кысаларында, газ, электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык су агызу тарифларын һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләренә тарифлар раслады. Тарифлар Россиянең социаль-икътисадый үсешен фаразлау кысаларында билгеләнде. Татарстанлылар яңа тарифлар белән түләү документын 2023 елның гыйнварында декабрь ае өчен алачак.

Электр энергиясенә, газ һәм каты коммуналь калдыкларга тарифлар, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең кабул ителгән норматив хокукый актларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә бердәм рәвештә билгеләнде. Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык су агызу өлкәләрендә хезмәт күрсәтүгә тарифлар һәр җайга салынулы оешма киселешендә дифференциацияләнгән рәвештә билгеләнде.

Казан шәһәре буенча мисалны карап үтик, биредә 2022 елның 1 декабреннән тарифлар түбәндәгечә булачак: 

Газ – 6,78 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 53 тиен.

Электр энергиясе:

  • бер ставкалы тариф –4,68 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 38 тиен;
  • шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 3,58 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш 38 тиен;
  • авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен бер ставкалы тариф – 3,28 сум/кВт*сәг (өстәмә хак салымы белән), үсеш – 27 тиен.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү:

Күпфатирлы йортлар – аена 103,93 сум/кеше (өстәмә хак сылымы белән), үсеш 4 сум;

Индивидуаль торак йортлар – аена 112,74 сум/кеше (өстәмә хак салымы белән), үсеш 4,34 сум.

Су белән тәэмин итү – 27,36 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш – 2,6 сум. («Водоканал» МУП)

Ташландык су агызу – 33,67 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш – 6 сум. («Водоканал» МУП)

Төп тәэмин итүчеләр өчен җылылык энергиясе буенча үсеш 6,5% тәшкил итәчәк («Татэнерго» АҖ, «Казэнерго» АҖ).

Кайнар су өлешендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы карары белән, тарифлар бер компонентлы, ягъни бер кубик метр өчен сумманың бер зурлыгында билгеләнде.

Әйтик, республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә газ, электр энергиясенә тарифлар һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә түләү Казан тарифларына охшаш.

 

Чаллы шәһәрендә:

эчәргә яраклы суга тарифлар – 27,44 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 2,3 сум(«ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ)

ташландык су агызуга тарифлар – 20,42 сум/куб.м (өстәмә хак салымы белән), үсеш 1,3 сум. («ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ)

җылылык энергиясе буенча үсеш 9,0% тәшкил итәчәк («Татэнерго» АҖ).

 

Түбән Кама шәһәрендә:

эчәргә яраклы суга тарифлар – 32,10 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 4,4 сум. («Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ);

ташландык су агызуга тарифлар – 21,76 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 10 тиен. («Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ);

җылылык энергиясе буенча үсеш 9,0% тәшкил итәчәк («Татэнерго» АҖ).

 

Әлмәт шәһәрендә:

эчәргә яраклы суга тарифлар – 47,80 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 3,9 сум. («Альметьевск-Водоканал» АҖ);

ташландык су агызуга тарифлар – 27,56 сум/куб.м (өстәмә хак салымы белән), үсеш 2,2 сум. («Альметьевск-Водоканал» АҖ);

җылылык энергиясе буенча үсеш 4% тәшкил итәчәк («Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ).

 

Зеленодольск шәһәрендә:

эчәргә яраклы суга тарифлар – 25,60 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 2,4 сум. («ЗВКС» АҖ);

ташландык су агызуга тарифлар – 24,82 сум/куб.м (өстәмә хак салымы белән), үсеш 2,7 сум. («ЗВКС» АҖ);

җылылык энергиясе буенча үсеш 7,3% тәшкил итәчәк («Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ).

 

Алабуга шәһәрендә:

эчәргә яраклы суга тарифлар – 46,68 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 3,9 сум. («Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ);

ташландык су агызуга тарифлар – 35,89 сум/куб.м. (өстәмә хак салымы белән), үсеш 3 сум. («Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ);

җылылык энергиясе буенча үсеш 5,8% тәшкил итәчәк («Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ).

 

Индексация срокларын күчерү өзлексез эшне тәэмин итү һәм коммуналь хуҗалык инфраструктурасын үстерү, шулай ук аларның сыйфатын яхшырту белән бәйле. Тарифлар үзгәрүнең төп сәбәпләре – энергия чыганакларына, ягулык-майлау материалларына һәм химик реагентларга бәяләр арту, шулай ук коммуналь хуҗалык объектларын алыштыру һәм реконструкцияләү зарурлыгы.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча барлык ташламалар һәм чаралар сакланачак. Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. 

 

Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актлар хокукый мәгълүмат сайтында бастырып чыгарылды: https://pravo.tatarstan.ru/gosudarstvenniy-komitet-respubliki-tatarstan-po.htm?page=1

Барлык тариф карарлары да Дәүләт комитеты сайтында https://kt.tatarstan.ru/, Ачык Татарстанда һәм ТКХ ДМС мәгълүмат системасында урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International