2022 елның 1 декабреннән Россиядә халыкка сатыла торган газ бәяләре индексацияләнәчәк. Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт карары нигезендә, газга күмәртәләп сату бәясе 8,5% артачак, газ бүлү челтәрләре буенча газ транспортлау хезмәтенә тариф 8,5% артачак.
Газга күмәртәләп сату бәясе индексацияләнү сәбәпле, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты халыкка сатыла торган газга ваклап сату бәясен яңадан карады. Ул 53 тиенгә артачак һәм, өстәмә хак салымын исәпкә алып, 6,78 сум/куб.м тәшкил итәчәк.