28 октябрьдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды.
2023 елга түбәндәге оешмалар өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлар билгеләнде:
- «Татнефтепром – Зюзеевнефть» АҖ,
- «Оборонэнерго» АҖ («Волго-Вятский» филиалы),
- С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы,
- «РЖД» ААҖ филиалы Горький дирекциясе,
- «РЖД» ААҖ филиалы Куйбышев дирекциясе.