Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында «2023-2025 елларга Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе» темасына коллегия утырышы булып узды.
Чараны Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Васильевна Хәбибуллина ачып, катнашучыларга җайга салынулы оешмаларның төп күрсәткечләре турында сөйләде һәм 2025 елга кадәр тарифларны җайга салу өлкәсендәге бурычлар белән таныштырды. «2022 елның июнендә тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү буенча Республика Стратегиясе кабул ителде. Хәзер безнең алда тагын да мөһимрәк һәм катлаулы бурыч тора – уртак тырышлык белән аны үтәү һәм анда билгеләнгән максатларга һәм төп күрсәткечләргә ирешү, шулай ук озак вакытлы үсеш максатларын билгеләү», – дип ассызыклады ул.
Электр энергетикасында тарифларны җайга салу үсеше стратегиясе бурычларын хәл итү темасы турында җентекләбрәк рәис урынбасары Дмитрий Аркадьевич Сапожников бәян итте.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары тарифларны җайга салуның цифрлы үсешенең стратегик бурычларын хәл итү өлешендә доклад белән рәис урынбасары Сергей Вячеславович Павлов чыгыш ясады.
Аннары коллегия утырышында Әлмәт муниципаль районында коммуналь өлкә үсеше, Татарстан Республикасында транспорт тармагы үсеше, Татарстан Республикасы халкын дару белән тәэмин итүне үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, уку йортларында туклану процессын оештыру һәм аны камилләштерү, Татарстан Республикасында дәүләт идарәсен цифрлы трансформацияләү, Татарстан Республикасында социаль хезмәтләр күрсәтү процессын оештыру турында фикер алыштылар.
Докладлар белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Марат улы Каюмов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Викторович Никонов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Фәридә Фатыйх кызы Яркәева, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – Алсу Мөниб кызы Әсәдуллина, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Илдар Сәетҗан улы Шакиров, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева, ТР дәүләт идарәсе цифрлы нигездә үстерү министры урынбасары – Рөстәм Илдар улы Һидиятуллин докладлар белән чыгышлар ясадылар.
Чарага йомгак ясап, Л.В.Хәбибуллина коллегия утырышы нәтиҗәсендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән уртак хәл итүне таләп итә торган бурычлар һәм мәсьәләләр билгеләнүен билгеләп үтте.