Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының җайга салына торган оешмалар белән күчмә утырышы булды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

2 августта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Коммуналь өлкәдә җайга салынулы оешмаларның инвестицион эшчәнлеге» темасына коллегиянең күчмә утырышын үткәрде.

Чара кысаларында коллегиядә катнашучылар - 50дән артык кеше - Чаллыда һәм Түбән Камада чаралары электр энергетикасы һәм коммуналь тармак өлкәсендә инвестиция программаларына кертелгән объектларда булдылар.

1 августта Түбән Камада делегация коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү буенча инвестицион программалар гамәлгә ашырыла торган объектларда - «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Түбән Кама ҖЭИ» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ предприятиеләрендә булдылар.

«Коллегияне Татарстанның ике сәнәгать шәһәрендә үткәрүнең төп максаты –электр энергетикасы һәм коммуналь тармак өлкәсендә инвестицион программаларның гамәлгә ашырылуы белән танышу, аларның Дәүләт комитетына кергән икътисадый заявкаларга туры килүен өйрәнү», – дип хәбәр итте журналистларга биргән интервьюсында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

Коллегиянең икенче көнендә, 2 августта, катнашучылар Автокаланың җайга салынулы оешмалары: «Челныводоканал» ҖЧҖ (чистарту корылмалары, су каналы) һәм «Татэнерго» АҖ (Чаллы ҖЭИ) булдылар.

Коллегия утырышы Чаллы шәһәре Башкарма комитетында узды. Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Чаллы оешмаларына ТКХ һәм челтәрләрнең тузу мәсьәләләренә игътибар итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. «Бүген Чаллы каласы – эре сәнәгать шәһәре, – диде А.Груничев, – анда 369 км – Чаллы җылылык челтәрләре һәм 752 км – суүткәргеч челтәрләре». Ул билгеләп үткәнчә, 2022 ел – инвестицион активлык елы һәм Татарстан бу өлкәдә Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җайга салынулы оешмаларга әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү белән бәйле моментлар турында сөйләде, электр энергетикасы һәм коммуналь тармак өлкәсендә инвестиция программаларын эшләүгә техник бирем бирү сроклары (2023 елның 1 марты) турында аңлатты. «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча инвестпрограммалар эшләүгә техник бирем тулысынча схемаларга туры килергә, генераль планнар белән чагыштырырга тиеш», – диде Л. Хәбибуллина.

Коллегия утырышында җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның инвестицион программаларын эшләү һәм раслау буенча бурычларны үтәү, Чаллы шәһәре территориясендә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә планлаштырылган инвестицияләр турында мәсьәләләр каралды. Катнашучылар Түбән Кама шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемалары, «ТГК-16» АҖ инвестицион программасын тормышка ашыру, «Челтәр компаниясе» АҖнең инвестицион программасын формалаштыру һәм үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Чыгыш ясаучылар арасында Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роман Булатов, «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиев, «Татэнерго» АҖнең Стратегик үсеш һәм инвестицияләр кертү идарәсе башлыгы Александр Королев, «Челныводоканал» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Гаврилов бар иде.

«Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу процессларын цифрлаштыру турында» дигән темага күзәтү нотыгы белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International