2022 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә

2022 елның 1 июле, җомга

1 июльдән Татарстан Республикасында, Россиянең барлык субъектларындагы кебек үк, коммуналь хезмәтләргә планлы рәвештә тарифлар үзгәрәчәк.  Индексация Россиянең социаль-икътисадый үсешен фаразлау кысаларында булачак һәм республика халкы өчен уртача түләү артуның билгеләнгән чикләрен уздырмаячак. Яңа тарифлар чагылдырылган счет-фактураны республика халкы 2022 елның августында алачак. Күпчелек муниципаль берәмлекләрнең (855 муниципаль берәмлек) халкы өчен уртача алганда коммуналь хезмәтләр өчен түләү арту дәрәҗәсе 6,2% артмаячак. Бу Россиядәге хакыйкый инфляция дәрәҗәсеннән шактый түбән. 

Икътисадый шартлар үзгәргәндә коммуналь ресурсларга тарифларны ел саен яңадан карау республика коммуналь предприятиеләренең тотрыклы эшен саклап калу, кулланучылар өчен коммуналь хезмәтләрнең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү өчен кирәк. Коммуналь хуҗалык – республика икътисадының халыкны тормыш өчен мөһим булган, ә сәнәгать-кирәкле ресурслар һәм инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүче төп тармакларының берсе. 2021 ел нәтиҗәләре буенча республиканың җайга салынулы оешмалары кулланучыларга 1 119, 80 млн.куб.м. күләмендә су биргән, 318,45 млн.куб.м. күләмендә ташландык су кабул иткән, 32,30 млн.Гкал җылылык энергиясе һәм 26 571, 97 млн./кВт*сәг. электр энергиясе җиткергән, 13,52 млн. куб.м күләмендә каты коммуналь калдыкларны күмгән. Тарифларга салынган акчалар коммуналь хуҗалыкның 29 мең хезмәткәренә хезмәт хакы түләү, шулай ук коммуналь инфраструктура өлкәсендә көндәлек хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелә: 17 мең км су белән тәэмин итү челтәрләре, 5,6 мең км су бүлү челтәрләре, 3 мең км җылылык челтәрләре, 16,14 мең км электр тапшыручы кабель чыбыклары, 81,09 мең км электр тапшыручы һава чыбыклары, 900 җылылык белән тәэмин итү чыганагы (котельный, станцияләр), 1500 су белән тәэмин итү чыганагы (скважиналар, су алу корылмалары һ.б.), 109 биологик чистарту корылмасы, 300 канализация насос станциясе, 38 полигон һ.б.

Коммуналь хуҗалык объектларының күбесе XX гасырның 60 нчы елларыннан соң файдалануга тапшырылган һәм аларның тузу дәрәҗәсе югары, бу аларның ышанычлылыгы кимүгә китерә. Шуңа бәйле рәвештә 29 җайга салынулы оешма расланган инвестицион программалар кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә тариф чыганакларын җибәрә.  Әйтик, Чаллыда җылылык өчен тариф хисабына алынган акчалар шәһәр җылылык үткәргечләрен һәм магистраль челтәрләрен реконструкцияләүгә юнәлдерелгән. Түбән Камада әлеге акчалар хисабына 3 нче магистраль җылылык үткәргечен һәм насос станцияләрен реконструкцияләү эшләре бара. Зәйдә тариф чыганаклары шәһәр җылылык челтәрен модернизацияләүгә юнәлдерелгән. Казанда 2022-2028 елларга «Водоканал» МУП инвестиция программасы кысаларында су белән тәэмин итү өлкәсендә 46 чара һәм су бүлү өлкәсендә 14 чара үткәрү каралган. Шулай ук Казанда «Татэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча инвестиция программасы гамәлгә ашырыла. 

     Оешмаларның тарифларга салынган чыгымнары  җайга салу органы тарафыннан гражданнар өчен түләүне арттыру буенча чикләүләр кысаларында катгый кабул ителде.  Татарстан башкаласында инвестпрограммаларны гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә коммуналь хезмәтләр өчен җыелма түләү 13% артмаган дәрәҗәдә билгеләнгән.

    Чаллы, Түбән Кама, Зәй, шулай ук биологик чистарту корылмалары файдаланыла торган 54 муниципаль берәмлектә яшәүче гражданнар өчен электр энергиясенә  азайта торган коэффициент яңадан каралды һәм тариф билгеләү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне хәл итүгә бәйле чыгымнар күздә тотыла, шуңа күрә ул 9,2% артмаячак. 

Әгәр гражданинның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма кеременең 21% өлешен арттырып җибәрсә, ул субсидия алу өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. Кабул ителгән тарифлар белән  җайга салучы орган сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International