Бүген безнең рубрика кысаларында эксперт булып Ирина Суркова, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының контроль-ревизия бүлеге башлыгы чыгыш ясады. Яңа видеода ул тарифларны җайга салу өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында сөйләде.
Дәүләт комитеты мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактик визитлар аша профилактикалый. Әлеге чаралар контрольдә тотылучы затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча да, видео-конференц-элемтә аша да консультация әңгәмәсе рәвешендә уздырыла.
Контрольдә тотылучы субъектлар профилактик визитны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тиешле гариза бирү юлы белән мөстәкыйль рәвештә башлап җибәрергә хокуклы.
Дәүләт комитеты эше турында тулырак видеода карагыз.
Татарстан тарифларына язылыгыз