2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар расланды

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышында 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә предприятиеләр өчен тарифлар каралды һәм расланды.

 Каты коммуналь калдыкларны күмүгә түбәндәге оешмалар өчен озак сроклы чик тарифлар билгеләнде:

- «Полигон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;

- «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» муниципаль унитар предприятиесе.

«Коммунсервис» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыкларны эшкәртүгә 2022 елга озак сроклы чик тарифлар үзгәртелде.

Калдыкларны эшкәртү – сортларга аеруны, сүтүне, чистартуны да кертеп, калдыкларны алга таба утильләштерү өчен беренчел әзерләү. Процесста калдыкларны төрле билгеләр буенча төрле төркемнәргә бүләләр. Чүп чүпләрне сортларга аеру һәм эшкәртү заводларында махсус җиһазларны кулланып сортлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International