2023-2025 елларга Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе проекты буенча ачык фикер алышу дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары документ проектына карата үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерде.
Стратегия Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу өлкәсендә төп өстенлекләрне һәм уртача сроклы бурычларны билгеләү максатларында эшләнгән. Документ проектына тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары М.Ю.Застела һәм Д.С.Романовтан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы вәкиле И.Б. Вечеровтан, Казан дәүләт медицина институтының микробиология кафедрасы доценты Н.И. Борознов һәм башкалардан алынды.
Шулай ук утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Тарифлар буенча дәүләт комитеты программасы чараларын үтәү барышы һәм башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.