2021 елның 1 июленнән башлап күзәтчелек органнары карарларына шикаять бирүнең судка кадәрге тәртибе аерым контрольлек төрләре өчен мәҗбүри булып тора. Бу, судка мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр контроль органында шикаять бирү процедурасын узарга кирәк булачак, дигән сүз. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталында «Контрольлек органнары карарына шикаять» сервисы бәхәсне судка кадәрге тәртиптә җайга салырга мөмкинлек бирә.
Сервис үзләренә карата дәүләт күзәтчелеге буенча чара билгеләнгән яки үткәрелгән юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм гражданнар өчен билгеләнгән. Шикаятьне тикшерү органы җитәкчесе (җитәкче урынбасары) яисә югарырак торучы контрольлек органы карый.
«Контрольлек органнары карарына шикаять» хезмәте күрсәтү өчен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында ЕСИА исәпкә алу язуын кулланырга кирәк. Шикаять биргәннән соң, мөрәҗәгать итүче бер тәүлек эчендә мөрәҗәгатьнең теркәлүе, шулай ук аны карауның якынча вакыты турында белдерү ала. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча ахыргы карар җибәрелә.