Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) «Комунсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эш материалларын карады (алга таба – «Комунсервис» ҖЧҖ, Җәмгыять, Оешма).
Татарстан Республикасы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашырганда «Комунсервис» ҖЧҖ тарафыннан мәгълүматны системалы күзәтү һәм анализлау рәвешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы карары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартлары (алга таба – Стандартлар) таләпләрен үтәүне тикшереп тору барышында әлеге стандартларны бозу очраклары ачыкланды, атап әйткәндә:
1. Җайга салына торган оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында мәгълүматны ачу сроклары бозылган, 2019 елда төп производство чыгымнары структурасын да кертеп (җайга салына торган эшчәнлек өлешендә) (Стандартларның 15 пункты).
Әлеге мәгълүмат еллык бухгалтерлык балансы салым органнарына җибәрелгән көннән алып 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча ачылырга тиеш. Мәгълүмат ачуның иң чик срогы 2020 елның 30 апрелендә беткән. Мәгълүмат фактта мәгълүмат-аналитик системада 2020 елның 14 июлендә урнаштырылган.
Шул ук вакытта җайга салына торган оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында Стандартларның 15а, б пунктларында каралган ачык мәгълүмат, шул исәптән 2019 елда төп җитештерү чыгымнары структурасын (җайга салына торган эшчәнлек өлешендә) дә кертеп, шаблон форматында Дәүләт комитетына оешма тарафыннан элегрәк тапшырылган белешмәләргә туры килмәгән.
2. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар билгеләү турында җайга салына торган оешма тәкъдиме тулы күләмдә ачылмаган, атап әйткәндә: җайга салуның озак сроклы параметрлары турында мәгълүмат ачылмаган (Стандартларның 18г пункты).
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 30 маендагы 484 номерлы карары белән расланган Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәяләр билгеләү нигезләренең 56 пункты нигезендә тарифларны озак сроклы җайга салу параметрларына түбәндәгеләр керә:
а) операция чыгымнарының база дәрәҗәсе;
б) операция чыгымнарының нәтиҗәлелек индексы;
в) энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге күрсәткечләре.
Әлеге мәгълүмат каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар билгеләү турында гариза тапшырылган көннән алып 10 календарь көне эчендә ачылырга тиеш (Стандартларның 25 пункты).
2021-2025 елларга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифлар билгеләү турында гариза Дәүләт комитетына 2020 елның 1 сентябрендә № 6857 белән тапшырылган. Мәгълүмат 2020 елның 9 сентябрендә ачылган, әмма тулы күләмдә түгел.
Шулай итеп, «Комунсервис» ҖЧҖ каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә үз эшчәнлеге турында Мәгълүмат ачу стандартларының 15, 18г пунктларында каралган мәгълүматны ачу һәм аннан һәркем файдалана алырлык итү таләпләрен бозган.
Әлеге гамәл Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше буенча квалификацияләнә торган административ хокук бозу составын барлыкка китерә.
Эш материалларын һәрьяклап, тулы һәм объектив карап һәм бәяләп, бәян ителгәннәр нигезендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексы статьялары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмә нигезендә Дәүләт комитеты «Комунсервис» ҖЧҖне Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.8.1 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартырга һәм 50 000 (илле мең) сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.