Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары гражданнарны тематик кабул итүдә катнашты

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 мартыннан 5 мартына кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк, Төбәк һәм Җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләре торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасын үткәрә.

Очрашулар Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында уза.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов гражданнарны ТКХ хезмәтләре өчен түләү һәм тарифлар мәсьәләләре буенча тематик кабул итүдә катнашты. Очрашу «Бердәм Россия»  партиясе рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды. Аны Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International