Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, кайнар су белән тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын үтәү өлешендә, дәүләт тарафыннан җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә зарури таләпләр бозылуны профилактикалау максатларында, җайга салынулы оешмалар тарафыннан керемнәрнең һәм чыгымнарның аерым исәбен алып бару турында искәртә.
416-ФЗ номерлы Федераль законның 34 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу белән шөгыльләнүче оешмалар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 17.01.2013 ел, № 6 карары белән расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары (алга таба – Стандартлар) нигезендә мәгълүмат ачырга тиеш.
Кайнар су белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар тарафыннан, шул исәптән җайга салынулы оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, төп җитештерү чыгымнары структурасын да (җайга салынулы эшчәнлек өлешендә) кертеп, мәгълүмат ачылырга тиеш, белешмәләрнең составы Стандартларның 60 пунктында китерелгән.
Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт комитеты җайга салынулы эшчәнлектән кергән табыш, эшчәнлекнең җайга салынулы төре буенча җитештерелә торган товарларның (күрсәтелә торган хезмәтләрнең) үзкыйммәте, чыгым элементларын да кертеп, шулай ук Стандартларның 60 пунктында санап үтелгән башка күрсәткечләр турында да, FAS.JKH.OPEN.INFO.BALANCE.GVS шаблоны форматында еллык бухгалтерия балансын салым органнарына тапшырганнан соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искәртә.