2013 елның 4-5 апрелендә Мәскәү шәһәрендә Тарифлар буенча федераль хезмәтнең “2012 елда дәүләти җайга салу буенча эш йомгаклары һәм 2013-2014 елларга төп бурычлар” дигән темага Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмә эшендә Россия ФТХ, РФ Энергетика министрлыгы, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль хезмәт, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, төбәкләр регуляторлары һ.б. катнашты.
Россия ФТХ җитәкчесе С.Г.Новиков чыгышында 2014 елга түбәндәге бурычлар куйды:
1. Озак срокка тарифлар хасил итү эшчәнлеген модернизацияләү.
2. Федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә бердәм “электрон регулятор мохите “(Россия ФТХ ЕИАС) булдыру.
3. Кирәкле оештыру-штат чишелешләреннән, квалификацион таләпләрдән (ресурсларның җитәрлек дәрәҗәдә булуы; әзерләү, квалификация күтәрү буенча мәгариф программалары) чыгып, инфраструктура секторларының бердәм җайга салу органнары системасын формалаштырып бетерү.
4. Аралаш субсидияләүне легальләштерү һәм соңыннан юкка чыгару (бер өлеше – “бәя хасил итү үзенчәлекләре”нә, бер өлеше – адреслы субсидияләр; коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүләр буенча халыкка адреслы субсидияләр системасын үзгәртү).
5. Коммуналь ресурслар куллануның социаль нормасын кертү.
Киңәшмәдә тарифларны җайга салуның озак сроклы ысулларына күчүгә төп басым ясалды, күчүнең ахыргы срогы итеп 2016 елның 1 гыйнвары билгеләнде.
Шул ук вакытта шуны искәртеп үтәргә кирәк: федераль дәрәҗәдә озак сроклы җайга салуга күчү белән:
1. тарифларның үсүе буенча чикләүләр юкка чыгарылачак;
2. коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүдә гражданнарга адреслы ярдәмне көчәйтү турында карарлар кабул ителәчәк.
РФ субъектлары дәрәҗәсендә:
1. кабул ителгән тариф чишелешләренең социаль-икътисадый нәтиҗәләренә җайга салу вәкаләтләре һәм җаваплылык көчәйтелергә тиеш;
2. җәмәгать контрольлеге механизмнарын (шул исәптән җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә мәгълүмат ачу стандартлары) камилләштерү.
2013 елның апрелендә федераль дәрәҗәдә “Җылылык белән тәэмин итү турында” №190-ФЗ һәм “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” №416-ФЗ Федераль законнарга төп кече закон актлары кабул итү планлаштырыла.
Шунысын билгеләп үтү мөһим: хәзерге вакытта Россия ТФХ җылылык энергиясе, шулай ук су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча, икътисадый нигезләнгән чаралар куллану мөмкинлеге ягыннан, 2016 елның 1 гыйнварына кадәр бәя хасил итү нигезләренә үзгәрешләр кертү буенча карар проектын әзерләде.
Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнарның түләве үсүенең чик индексларын билгеләү ягыннан ( элегрәк гамәлдә булу срогы №184-ФЗ Федераль закон нигезендә 2012 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән, ягъни Дәүләт комитеты тарафыннан 2013 елга әлеге индекслар билгеләнмәгән), 2013 елның июленә кадәр РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертү планлаштырыла.
Моннан тыш РФ субъектларының регуляторлары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре тарифларны хасил итүнең яңа шартларында эш тәҗрибәсен җиткерде:
Свердловск өлкәсе гражданнары түләвенең үсүен чикләү буенча проект;
су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу предприятиеләре өчен тарифларны җайга салу перспективалары;
сәяси чикләүләр шартларында ЖКХ ны модернизацияләү.
Докладлар материаллары белән түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://www.fstrf.ru/press/meeting/42