ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Александр Груничев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды.

Көн тәртибенә 2 мәсьәлә чыгарылган иде:

  1. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Технологик ялгау максатларында заявка тапшыручыларга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмалары электр челтәрләренә максималь куәте 15 кВт артмаган энергия кабул итү җайланмаларын (энергия кабул итү җайланмаларын тоташтыруның әлеге ноктасына элегрәк тоташтырылганнарын исәпкә алып) технологик ялгау өчен түләү билгеләү турында»гы карары проекты турында
  2. «2021 елга «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте тарафыннан Дорожная урамы буенча 26 һәм Набережная урамы буенча 2В адресы буенча урнашкан котельныйлардан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (егәрлеге) өчен тарифлар билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары проекты турында

Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак һәм  https://kt.tatarstan.ru/proekti-postanovleniy-pravleniya.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International