Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программалар буенча хисаплар тапшыру зарурилыгы турында

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Дәүләт комитеты җайга салынулы оешма тарафыннан ел саен, 1 февральдән соңга калмыйча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген саклау өлкәсендәге программаларына карата таләпләр билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата билгеләнгән таләпләрне фактик үтәү турында Дәүләт комитеты боерыклары белән раслана торган формалар буенча хисап тапшыру зарурлыгы турында җиткерә.

Әлеге хисаплар Дәүләт комитеты адресына рәсми рәвештә җибәрелергә тиеш.

Боерыклар белән Дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин («Документлар» бүлеге - «Җайга салынулы оешмаларга» - «Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеге» - «Энергияне саклау программаларына карата таләпләр»).

Хисапларның формалары шулай ук Дәүләт комитетының http://kt.tatarstan.ru рәсми сайтында урнаштырылган («Документлар» бүлеге - «Җайга салынулы оешмаларга» - «Энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлеге»- «Энергияне саклау программаларына карата таләпләр» - «2020 елга энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге программаларына карата билгеләнгән таләпләрнең фактик үтәлеше турында хисапларның формалары»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International