Килештерү комиссиясе утырышы

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: 

- Татарстан Республикасы халкы һәм кулланучыларның аңа тиңләштерелгән категорияләре өчен 2021 елга электр энергиясенә бәяләр (тарифлар) билгеләү хакында.

- 2021 елга Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләргә (тарифлар) киметү коэффициентларын куллану турында.

- «Интеграция» чиктәш челтәр компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен 2021-2025 елларга электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү турында.

- ТР «Электр челтәрләре» ДУП һәм «Сетевая компания» акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен 2021-2025 елларга электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифлар билгеләү турында.

- Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарын электр энергиясе (куәте) белән тәэмин итүче «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең электр энергиясен гарантияле рәвештә җиткерүчесенә 2020 елга сату өстәмәләре билгеләү хакында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International