Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Килештерү комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарында билгеләнгән челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә 2021 елга озак сроклы индивидуаль тарифларны үзгәртү мәсьәләләрен карады.