ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Штром рәислегендә бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды. Идарә әгъзалары тарафыннан 15.12.2020 ел, № 31 көн тәртибендә күрсәтелгән мәсьәләләр каралды. Көн тәртибе белән әлеге сылтама буенча тынышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/povestki.htm
Идарә әгъзалары һәр мәсьәләне аерым карады, Дәүләт комитеты белгечләре аерым карарларга кертелә торган үзгәрешләрне җентекләп аңлатты.
Кабул ителгән карарлар, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында тикшерелгәннән соң, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.