Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда Түбән Кама шәһәренең «Нижнекамскнефтехим» гавами акционерлык җәмгыяте тарафыннан тимер юл транспортында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча мәсьәләне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә кертү турында карар кабул ителде.