Унберенче арбитраж апелляция суды ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар операторына карата административ хокук бозу турындагы карарын хуплады

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

2020 елның 27 февралендә Дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында мәгълүмат ачу өлешендә законнарны бозган өчен «Чиста шәһәр» ҖЧҖ административ җаваплылыкка тартты. Закон нигезендә, операторлар федераль дәүләт мәгълүмат системасында финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат ачарга тиеш. 

«Чиста шәһәр» ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны транспортлау эшчәнлеген башкара. 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләреннән чыгып, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча оператор булып тора.

«Чиста шәһәр» ҖЧҖ операторы оешма турында (юридик затның исеме, җитәкчесе турында мәгълүмат, адрес, элемтә өчен мәгълүмат, «Интернет» челтәрендәге рәсми сайт, эшчәнлекнең җайга салынулы төре турында һәм башка) мәгълүматларны бирмәгән. Бу хәл 50000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту сәбәпчесе булып тора.

«Чиста шәһәр» ҖЧҖ карарны законсыз дип табып, Татарстан Республикасы Арбитраж судына Дәүләт комитетының административ хокук бозу турындагы карарын законсыз дип тану һәм гамәлдән чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.  «Чиста шәһәр» ҖЧҖ эшчәнлекнең җайга салынулы төренә карамый торган эшчәнлек алып бара, димәк, мәгълүматны ачарга тиеш түгел, дип раслый.

Законнар нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү операторлары өчен мәгълүмат ачу вакыты һәм тәртибе каралган.  РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы карары белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары расланган. Стандартлар (1 пункт) нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүче операторлар турыдан-туры үз эшчәнлекләре турында мәгълүмат ача торган субъектларга карый, димәк, калдыкларны транспортлаучы компанияләр мәгълүматны ачарга тиеш. Эш материалларында расланганча, дәгъвачы каты коммуналь калдыклар белән эш итүче булып тора һәм әлеге хәлгә дәгъвачы бәхәс белдермәгән. «Чиста шәһәр» ҖЧҖ шулай ук оешма турындагы гомуми мәгълүматның да 2019 елга да, 2020 елга да мәгълүмат ачу порталында билгеләнгән тәртиптә ачылмавын кире какмаган. Суд мөрәҗәгать итүченең дәлилләрен кабул итмәгән һәм дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан.

«Чиста шәһәр» ҖЧҖ Самара шәһәрендәге Унберенче арбитраж апелляция судына дәгъва биргән.   Әмма биредә дә дәгъвачының дәлилләре кабул ителмәгән.

Эш материалларын өйрәнеп, Унберенче арбитраж апелляция суды «Чиста шәһәр» ҖЧҖнең дәлилләре законны хаталы аңлап эш итүгә нигезләнгән дип санаган.  Бәян ителгәннәр позициясеннән чыгып, апелляция инстанциясе суды Татарстан Республикасы Арбитраж суды тәкъдим ителгән дәлилләрне тулысынча һәм төрле яклап өйрәнгән, мөрәҗәгать итүченең таләпләренең асылы буенча дөрес нәтиҗәләр ясаган, шуңа күрә беренче инстанция Арбитраж суды карары үзгәрешсез калдырылган, ә апелляция шикаяте канәгатьләндерелмәгән, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International