Экспертлар советы җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларына үзгәрешләрне раслады

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Татарстан Республикасының электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча экспертлар советы утырышы булды.

Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:

җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «ТГК-16» АҖ инвестиция программасына 2020 ел чаралары өлешендә төзәтмәләр кертү проекты;

җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖнең инвестиция программасына 2020 ел чаралары өлешендә төзәтмәләр кертү проекты.

Экспертлар советы тарафыннан мәсьәләләрне карау нәтиҗәсендә күпчелек тавыш белән, Дәүләт комитеты кисәтүләрен исәпкә алып, «ТГК-16» АҖнең инвестиция программасына төзәтмәләр кертүне раслау турында карар кабул ителде.

«Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖнең инвестиция программасына төзәтмә кертү турындагы мәсьәләне хәл итү кичектерелде. Оешмаларга инвестпрограммага яңа чара кертү буенча Дәүләт комитетына нигезләү тапшыру тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International