2020 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ тарафыннан бәя кую тәртибен бозу факты буенча карар чыгарды. Әлеге оешма су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм технологик тоташтыру өлкәсендә эшчәнлек алып бара, димәк, аңа әлеге өлкәләрдәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнарның таләпләре кагыла.
Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елга «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ өчен су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга (технологик ялгауга) тарифлар билгеләнмәде. Әмма гамәлдәге су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылып, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуның тышкы челтәрләрен салу буенча хезмәт күрсәтү факты билгеләнгән. Эшләрнең үтәлеше башкарылган эшләр акты белән раслана. «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ счетына акча күчерү генераль подрядчы килешүе буенча күрсәтелгән хезмәт өчен түләү йөкләмәләре белән раслана. Генераль подряд килешүе буенча предприятие счетына кергән акчаның гомуми суммасы 111 324,46 сум тәшкил итә.
Шулай итеп, «Коммунсервис-Актаныш» ҖБ ҖЧҖ, су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик ялгау) өчен законда билгеләнгән тәртиптә тариф булмаган көе түләү алып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясының 2 өлеше буенча квалификацияләнә торган бәя кую тәртибен бозуда чагылдырылган административ хокук бозган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге предприятие элек салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен, билгеләнгән тарифтан башка гына, шулай ук су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә үз эшчәнлеге турында мәгълүматны ачу һәм аның һәркем өчен ачык булу таләпләрен бозган өчен дә административ җаваплылыкка тартылган иде.
Административ эш материалларын һәрьяклап, тулы һәм объектив карап, аларны Дәүләт комитеты карары белән үзара бәйләнештә һәм гомуми бәяләп,
«Коммунсервис-Актаныш» җитештерү берләшмәсе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, шуның өчен 50 000 сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Җайга салынулы оешмаларны су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташуга тарифларны билгеләнгән тәртиптә раслау буенча гамәлдәге закон таләпләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында кисәтәбез.